Баулы интернат-йорты карамагындагылар балалар белән хат языша

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат йортыда "Хат язышу буенча оныклар" акциясе дәвам итә. Акция кысаларында социаль хезмәт алучылар волонтерлар белән хат языша.

Интернат-йортта яшәүчеләр һәр хатны түземсезлек белән көтә. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Валентина Вербицкая, Алсу Зарипова волонтерлар Лениза Голованова белән Роза Фәйзрахманова исеменнән ихлас котлаулардан тыш, бүләкләр һәм тәм-томнар посылкасы да алды.  

Әбиләргә  шатлыклы мизгелләр бүләк иткән өчен интернат-йорт хезмәткәрләре зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International