Төзүче буласым килә!

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 14 нче март көнне Бөгелмәнең  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр "Яңарыш" реабилитация үзәгендә "Мин төзүче булам!" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.

Дәреснең максаты тәрбияләнүчеләрнең кайбер төзелеш һөнәрләре, төзелештә кулланыла торган транспорт төрләре һәм кораллар турында белемнәрен киңәйтү, төзүчеләрнең хезмәтенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру торды.

Дәрес барышында балалар ташчы, балта остасы, түбә ябучы, столяр, пыяла җитештерүче һ.б. һөнәрләр турында белде, үзләренең булачак һөнәре турында сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, төзелештә эшчеләрнең рәсемнәрен карадылар. Дәрес ахырында төзүчеләр булмаса, ничек начар булыр иде дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

Үзәк белгечләре балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирә, балаларны төрле һөнәрләр белән даими таныштыралар, әлеге дәрестә тәрбияләнүчеләргә төзүчеләрнең хезмәте бик мактаулы һәм кирәкле булуын аңларга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International