Нурлат халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында булучы хатын-кызларга яңа һөнәрләр үзләштерергә тәкъдим итәләр

2012 елның 20 июне, чәршәмбе
Бала карау буенча ялда булган гүзәл затлар эшкә чыгу вакыты җитү белән борчыла, хафалана башлыйлар. Яки эш шартлары  туры килми, я булмаса, үзләренең һөнәри сыйфатлары ярлылана. Нәтиҗәдә, әлеге ханымнар эшсез утырырга мәҗбүр булалар. Яңа эш урыны бирергә дә берәү дә атлыгып тормый.
Нурлатта исә бик теләп бу проблеманы чишү юлларын тәкъдим итәләр. Биредә 8 яшь әни “Кадрлар бүлеге инспекторы” белгечлеге , шулай ук “1С” программасы буенча укый башлаган инде. Бу Татарстанда инде икенче ел уңышлы гына эшләп килүче “Балага 3 яшь тулганчы декрет ялында булган хатын-кызларны укыту яки кабаттан яңа белгечлек буенча әзерләү” программасы нигезендә тормышка ашырыла. Федераль финанслау бәрабәренә, узган елны бу программада 3438 хатын-кыз катнашкан иде.  Шуларның 2,5 меңе укуларын төгәлләгән, ә калганнар исә яңа, хезмәт базарында ихтыяҗ булган  һөнәр үзләштерүләрен, квалификация күтәрүләрен әле дәвам итәләр.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International