Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияче Д.Волкова мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес үткәрде.
Чараның максаты: юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Тәрбияче балаларның светофорның кызыл, сары, яшел сигналлары турында әтрафлы итеп аңлатты. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китерергә мөмкинлеген ассызыклап узды. Яшь катнашучылар "Светофорның кирәкле сигналын тап", "Юл билгеләре", "Төсле автомобильләр", "ӘЙЕ яки ЮК" уеннарын уйнады.