"Өмет"тә социаль хезмәт алучылар бриллиант туйларын билгеләп үтте

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бриллиант туйны 60 ел бергә гомер иткән парлар бәйрәм итә. Бу искиткеч һәм сирәк юбилей халыкта шулай ук Алмаз туй дип тә атала. Барысы да гади: бриллиант – иң кыйммәтле таш. 60 ел бергә тору ул – ике йөрәк берлегенең дәлиле турында сөйли торган дата. Бриллиант - ул әле бәхет, ныклык символы да.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Рәстә авылында Хөснетдиновлар гаиләсе –  "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар, 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Бәхетле гаиләне котларга Суыксу авыл җирлеге башлыгы Р.Низамиев,  шулай ук социаль хезмәткәр Ф.Гыйниятова килде.

Хөснетдинов Зөфәр Шәрәф улы 1982 елның 3 ноябрендә Айбаш авылында туган. 1952 елда армиягә китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән соң авылда балта остасы, төрле эштә эшли. 1959 елда Хәмдия Һидият кызына өйләнә һәм аларның уртак тормышы башлана. 

Хәмдия Һидият кызы 1933 елның 12 маенда Б. Рясь авылында туа. Балачактан ул ятим кала. 9 яшендә вакытта әнисе вафат була. Әтисе вафат булганда, аңа 24 яшь була. Хәмдия апа фермада эшли, савым сыерларын, бозаулар карый.

1959 елда беренче уллары, аннары икенчесе, берничә елдан кызлары туа.

Аларның гаиләсенә зур фаҗигә килә,  ике улллары да кинәт якты дөньядан китеп бара...  Юбилярларның 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International