"Өмет чаткысы" үзәгендәгеләрне янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре  "Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән профилактик чара уздырды.   

Балаларга гадәттән тыш хәл, ә нәкъ менә янгын турында аңлаттылар. Аннан соң балаларга янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Тернәкләндерү үзәге буенча экускурсия үткәрелде, балалар янгын куркынычсызлыгы буенча стендларны, янгын краны һәм янгын сигнализациясен карады. Шулай ук балаларга  өстәмә чыгу урыннарының кайда булуын һәм янгын килеп чыкканда нинди юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлаттылар.

Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра һәм экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын табарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International