Казанда «Үзеңнән башла. Эш урыннарында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз шартлар булдыру” дип исемләнгән I нче Халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда «Үзеңнән башла. Эш урыннарында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз шартлар булдыру” дип исемләнгән I нче Халыкара фәнни-гамәли конференция башланып китте.
 
 Чарада РФ һәм ТР башкарма хакимият органнарыннан 120 вәкил, шулай ук РФ субъектларыннан һәм БДБ илләреннән килгән хезмәтне саклау юнәлешендә эшләүче галимнәр  катнаша.  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин аларның һәрберсенә сәламләү сүзләрен җиткерде. Шулай ук катнашучыларны хезмәтне саклау үзәкләре милли ассоциациясе генераль директоры, INSHPO халыкара ассоциациясе вице-президенты Николай Новиков та сәламләде. Конференциягә җыелучыларны нәтиҗәле эшкә өндәп, Айрат Шәфигуллин:  “Әлеге чара һәркемгә сизелерлек файда китереп кенә калмас, ә бәлки хезмәтне саклау өлкәсендә тир түгүче белгечләрнең бергәлеген дә ныгытыр”, -  дип ассызыклады.
Конференция 2 көн бара.  Катнашучылар шул вакыт эчендә  хезмәтне саклау идарәсе системасын үзгәртеп коруның актуаль проблемалары,  хезмәт шартлары буенча эш урыннары аттестациясе уздыру һәм әлеге өлкәдә булган казанышлар хакында сөйләшәчәкләр. Конференция барышында коллегалар, партнерлар белән әлеге мәсьәләләр хакында фикерләшү  хезмәткәрләрнең куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның сәламәтлеген саклау проблемаларын тагын да нәтиҗәлерәк чишәргә ярдәм итәчәк.
 
Билгеләп узыйк, Казан шәһәре фәнни-гамәли конференция үткәрү  өчен очраклы  гына сайланмаган: республикабызда хезмәтне саклау мәсьәләләренә карата республика хөкүмәте һәм ТР Президенты Р.Н.Миннеханов тарафыннан аеруча зур игътибар бирелеп, хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерүдәге җәрәхәтләр куркынычсызлыгын киметү буенча оператив карарлар даими кабул ителеп килә. 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International