Социаль хезмәт алучылар социаль челтәрләрнең файдасы һәм зыяны турында белде

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова "Социаль челтәрләрнең файдасы һәм зыяны" дигән темага чара уздырды. Чарага социаль хезмәт алучылар чакырылган иде.

Чара социаль челтәрләрдә эшләгәндә уңай һәм тискәре якларны ачыклау өчен юнәлдерелгән иде. Чараның төп бурычлары - социаль хезмәтләрдән файдалана алу, мәгълүмат белән эшли белү, башкаларны тыңлау. Социаль  челтәрләр - хәзерге вакытта шактый актуаль тема. Анда утырганда бик күп кеше үз  вакытын югалта һәм аның никадәр юкка сарыф ителүен аңлап бетерми.

Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 15 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International