Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә бик ярата. Дәресләр "Сәламәт озын гомергә юл" социаль проекты кысаларында атнага ике тапкыр үткәрелә.
Скандинавия йөреше физик һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психологик сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый. Клубта катнашучылар сүзләренә караганда, мондый дәресләрдән соң аларны баш авыртулар һәм аркадагы авыртулар азрак борчый башлаган. Моннан тыш, интернат-йортта яшәүчеләр гомуми кәеф яхшыра, нерв киеренкелеге кими.