Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисының чираттагы сәфәре

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Лениногорск районында мобиль мәшгүльлек үзәге эшләү - мәшгүльлек өлкәсендә район үзәгеннән ерак яшәүче гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең тагын бер мөмкинлеге ул.

 25нче  гыйнварда  Лениногорск районының ерак авылларына мобиль үзәкнең чираттагы чыгышы оештырылды. Районның 5 торак пунктында яшәүче кешеләргә мәшгүльлек үзәге белгечләре эш эзләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте; Шөгер, Керлигәч, Иске Иштерәк, Иске Писмән, Зәй-Каратай. Алар эш эзләүче гражданнарны мәшгүльлек базарының торышы һәм хәзерге вакытка актуаль булган вакансияләр белән таныштырды, республиканың башка шәһәрләрендә эшкә урнашу һәм вахта юлы белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International