Яшел Үзәндә эш бирүче көне узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

23 гыйнварда Яшел Үзән районы суд приставлары бүлеге катнашында Эш бирүчеләр көне уздырылды.

Әлеге чарада эшсез һәм эш эзләүче гражданнар катнашты. Эш бирүче тарафыннан суд приставы-башкаручы вакансиясе тәкъдим ителде.

Эш бирүче көнендә 42 кеше килде, барлык гражданнарга да мәшгульлек һәм эшкә урнашу мәсьәләсе буенча консультация бирелде, 5 кеше эшкә юллама алды.

Шулай ук катнашучыларга Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакансияләр банкы белән танышу мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International