“Гармония” үзәгендә “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе”   

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Буа муниниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә, өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе”  программасы буенча чара уздырды.

Чираттагы чарада социаль ярдәм алучылар белән янгын куркынычы туса нинди чара күрергә, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклек турында сөйләштеләр.

Барысы 379 үзәктә ярдәм алучы катнашты, барысына да янгын куркынычсызлыгы буенча белешмә таратылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International