Балаларның хокукый белемле булуы - аларның иминлек нигезе

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль педагогы балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту, хокукый аң-белемнәрен үстерү программасы кысаларында балалар белән "Законнарны ни өчен белергә кирәк?" дигән дәрес үткәрде.

Чарада закон белән каршылыклы булган балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Аларны җәмгыять тормышын җайга сала торган кагыйдәләр белән таныштырдылар, балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы үзенчәлекләрен аңлаттылар.

Дәрес ситуатив практикум элементлары белән лекция-мәгълүмати семинар формасында узды. Яшүсмерләр "Сезнең җаваплылык хисе" тестын үтәде, балигъ булмаган балалар административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булган кайбер ситуацияләрне сүттеләр.

Очрашуда катнашкан һәр кеше мөһим нәтиҗә ясады: теләсә кайсы тормыш ситуациясендә кеше үзен лаеклы, гадел тотарга һәм канунны хөрмәт итәргә тиеш.

24 гынварда Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә  юл йөрү кагыйдәләре буенча “Кагыйдәләрне истә тот” дигән шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты булып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту торды. Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү. Шөгыль "Смешарики", "Куркынычсызлык әлифбасы"  дигән мультфильм карау белән башланып китте. Икенче өлештә юл йөрү кагыйдәләренә караган пазл җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук әти-әниләр дә актив катнашты. Шөгыль азагында балалар, сәламәтлекне саклау үзебезнең кулларда дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International