Татарстанда эшсезләр саны кимүгә таба бара

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Көннәр җылыну белән, сезонлы предприятиеләрнең эш бирүчеләре активлашып китте. Бу Татарстанның хезмәт базарына да уңай үзгәрешләр китерде. 17 майдан алып 22 майга кадәр булган вакыт аралыгында җөмһүриятебездәге эшсезләр саны 3,4 процентка кимеде. Эш белән тәэмин итү хезмәтенең эшчәнлеге бөтен Татарстан күләмендә уңай нәтиҗәләргә ирешүгә этәргеч булды – 11 генә шәһәр һәм районда эшсезләр саны шул көенчә калды. Ә 34 ендә эшсезлек дәрәҗәсе сизелерлек түбәнәйде.
Беренче өчлекне Әлмәт, Казан һәм Түбән Кама тәшкил итә. Биредә эшсез гражданнар саны (тәртип буенча)  6,9%, 4,3%, 4,1% ка кимегән. Чистай районында исә бу яктан хәлләр әлегә авыррак. Мондагы күрсәткеч, киресенчә, 0,9 процентка арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International