"Наз" приютында коррекцион дәрес узды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әгерҗенең  "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән тернәкләндерү эшендә приют белгечләре төрле юнәлеш буенча эшли.

10 гыйнварьда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән педагог-психолог Е.Дрожжачих мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәвеф-хәтәрләрне кисәтү йөзеннән психологик коррекцияләү программасы буенча "Исәнмесез, бу мин!" дигән коррекция дәресе үткәрде.

Дәреснең максаты-балаларның уңай карашы һәм  аң үсешен арттыру, шулай  күңелләрен йомшарту иде. Балалар "Кояш астындагы шытым" дип аталган күренеш белән башлады. Аларны кояш җылыта һәм алар өске якка тартылдылар, аннары алар сенсор бүлмәсендә шөгыльләнүләрен дәвам иттеләр.

Дәрес ахырында балалар рәссам-натуралист булды. Алар "Билгесез җәнлекләрнең эзләре"темасы буенча уртак рәсем ясады. Коллектив эшне башкарганда төркемнең һәр әгъзасының фикерен исәпкә алырга һәм вазифасын чикләргә, балалар иҗади һәм бергә эшләргә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International