Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда ял итү ысулларының берсе чаңгыда шуу.
Атнага берничә тапкыр үзәк карамагындагылар чаңгы юлына мәдәният һәм ял паркына чыга. Бу чарада ата-аналар да актив катнаша.
Чаңгыда йөрү организмны ныгыта, чыдамлыкны, көч һәм җитезлекне үстерә. Чаңгы йөреше вакытында бөтен организм актив эшли: куллар, аяклар, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы. Бигрәктә шөгыльләр иңбаш һәм аяк мускулларын үстерә, бу терәк-хәрәкәт бозылучан балалар өчен мөһим.
Чаңгыда шуу файдалы гына түгел, күңелле дә шөгыль. Салкын һава кәефне күтәрә, энергия өсти, йокыны һәм аппетитны яхшырта.