Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Без толерантлыкны сайлыйбыз" дигән тренинг уздырды.
Чараның төп максаты - укучыларда толерант фикерләү, үз хокукларыңа һәм башка кеше хокукларына карата хөрмәт тәрбияләү. Дәрес ахырында диспут үткәрелде һәм нәтиҗә ясадылар. Яхшы гаилә – бу мәхәббәт, гафу итү, сабырлык.