Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 18 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 5 489 анасына билгеләнгән.
Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме 8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән.