Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.
Үзәкнең музыка житәкчесе Н.Городилова белән тәрбияче В.Зарипова 39 инвалид бала һәм 12 ата-ана өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган “Барысы да төрле, барысы да тигез" исемле тәрбиви чара үткәрделәр.
Балалар бәйрәмнең барлыкка килүен искә төшерде, төрле милләт уеннарында катнашты, татар халык биюен яратып башкардылар.