Татарстанның ике предприятиесе 169 хезмәткәргә әҗәтен кайтарды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Казан һәм Кама Тамагы районындагы предприятиеләр хезмәткәрләренә әҗәтен кайтарды.

Шулай итеп, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармакларында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы ике предприятие 169 хезмәткәр алдында гомуми 2440,2 мең сумлык бурычларын кайтарган. Шул исәптән "Нармонка"(филиал №1) "Агрофирма" ҖЧҖ 168 хезмәткәренә 2391,0 мең сум күләмендә бурыч түләде.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International