Минзәләдә балалар Туган як музеена барды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

30 нчы октябрь көнне Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара эш барышында Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырды.

Өлкән фәнни хезмәткәр Татьяна Мусина социаль хезмәтләр алучы балалар өчен "30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне" дигән темага бик тә дулкынландыргыч чара үткәрде. Очрашу барышында балалар авыр елларда үз районы, илебез кешеләренең тормышы һәм язмышлары турында күп кенә яңалыклар белде. Чара презентация белән үрелеп барды, Анна Ахматова шигырьләре, А. Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" романыннан өзекләр яңгырады.

Минзәлә районында репрессия вакытында төшерелгән музей архивыннан фотосурәтләр белән танышу мөмкинлеге бар иде.

Соңыннан балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International