Ел саен 30нчы октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Сталин террорчылыгы елларында һәлак булучыларны искә алалар. 1974 елның 30нчы октябрендә, СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест йөзеннән, Мордва һәм Пермь лагерьларының сәяси тоткыннары ачлык игълан итә. Шул вакыттан бирле 30нчы октябрь истәлекле датага әйләнә. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 1991 елда РСФСР Югары Советы карары белән билгеләнә. Традиция буенча бу көннәрдә илдә истәлекле чаралар, җыелышлар һәм митинглар уза.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында, Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утрауы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әлеге фаҗигале вакыйгаларның шаһитларында булдылар. Югары Ослан районында бу куркыныч һәм авыр елларны кичергән 7 кеше яши. Район башлыгы М.Зиатдинов ярдәме белән аларның барысына да азык-төлек җыелмалары һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегегндә эшләп килүче “Оста куллар” клубында катнашучы балалар тарафыннан әзерләнгән истәлекле открыткалар тапшырылды.