Бүген – 2018нче елның 29нчы октябрендә – Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берлегенә 100 яшь тулды! Күп кенә элеккеге комсомоллар, комсомол хәрәкәте ветераннары өчен бу бәйрәм булып кала, чөнки бу көн иҗади эзләнүләрнең хыялы, иҗади хезмәт дәрте, бүгенгене һәм киләчәкне төзү омтылышы белән аерылып торган комсомол яшьлекләре турындагы хатирәләр белән бәйле бит.
Шул уңайдан 27нче октябре көнне "Комсомол паркы"нда БЛКЯБнең 100 еллыгына багышланган өмә оештырылды. Әлеге өмәдә шәһәр ирекле ярдәмчеләре, яшьләр әйдаманнары, "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, шулай ук 60-70нче еллар комсомоллары үзләре катнашты.
Өмә әлеге паркның барлыкка килү тарихы белән башланды һәм музыкаль юнәлеш белән дәвам итте. Бу көнне Парк чүп-чардан һәм ботаклардан чистартылды. Чарада барлыгы 30лап ирекле ярдәмче катнашты.
Яңа Чишмә интернат-йортында да Бөтенсоюз Ленин коммунистлар берлегенә 100 ел тулу уңаеннан юбилей билгеләп үтелде. Комсомол, аның кабатланмас йөзе һәм рухы артта калды. Хәтер тынгысыз яшьлек һәм комсомол дуслыгы турындагы хатирәләрне саклый. Яшь чагында Бөтенсоюз Ленин Коммунистик Яшьләр берлеге сафларында булган әбиләр һәм өчен социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәл "Комсомол - минем язмышым" дигән уен үткәрде. Элеккеге комсомоллар комсомол оешмасының тормышы, батырлыгы һәм казанышлары турында искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Презентация карадылар, комсомол турында җырлар башкардылар.
Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен "Истəлеклəр терапиясе" технологиясе кысаларында ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышлап, "Комсомол - минем күңелемдə" информацион сəгате үткəрелде.
Чара барышында социаль хезмəт буенча белгеч катнашучыларга комсомолның тарихы, танылган комсомоллар турында, комсомол бүлəклəре турында сөйлəде. Өлкəннəр үзлəренең яшьлеклəренə кайтты, комсомолдагы тормыш турында очкынланып сөйлəде, комсомол жырларын тыңладылар. Интернатта яшəүчелəр бик сөенеп һəм жылылык белəн үзлəренең яшьлеклəрен, комсомол билетларын, күкрəк билгесен искə алдылар.
Моннан тыш Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар йортында буыннар очрашуы да комсомол темасына бәйле булды. Балалар өлкәннәргә концерт программасы әзерләгән иде.