Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисның октябрь ае эшенә йомгак ясады

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Октябрь дәвамында Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү өчен күчмә офис оештырылды. 

Белгечләр тарафыннан барлыгы алты тапкыр чыгу башкарылды, шуларның берсе – 3 нче тикшерү изоляторына.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтү шәһәр мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучыларына һәм Ютазы районы укучыларына күрсәтелде, 110 кеше тест узды.

Һөнәри юнәлеш бирү эше барышында өлкән сыйныф укучылары һөнәри эшчәнлек өлкәсен сайлау буенча киңәшләр, шулай ук хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр һәм урта һөнәри белем бирү һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә керү мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар.

Һөнәри юнәлеш бирү эше расланган график буенча дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International