"2017-2018 елларга чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга ирекле күчерүгә ярдәм күрсәтү" ТР дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм программада катнашучыларга һәм эшкә сәләтле яшьтәге гаилә әгъзаларына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алуда финанс ярдәме күрсәтү, медицина тикшеренүе чыгымнарын компенсацияләү максатларында, Татарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2017-2018 елларга чит илләрдә яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасына ирекле күчеп килүенә ярдәм күрсәтү" дәүләт программасында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына компенсацион түләүләр турында" 2018 ел, 26 апрель, 284 нче карары белән (алга таба – карар) расланды:
- дәүләт программасында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, аларны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем алуга Татарстан республикасының халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре тәкъдиме буенча, финанс ярдәме күрсәтү тәртибе,
- дәүләт программасында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина тикшеренүе чыгымнарын компенсация бирү тәртибе,
- дәүләт программасында катнашучыларга торак урынын найм (поднайм) буенча чыгымнар өлешенә компенсация бирү тәртибе.
Карар министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган mtsz.tatarstan.ru "Дәүләт программалары"бүлегендә.