2018 елның 26 октябрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә 11 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты. Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: пешекче-бригадир, электромонтер мастеры, табиб-терапевт, гомуми практика табибы (Гаилә табибы), баш хисапчы, хезмәтне саклау белгече, автомобиль йөртүче, бораулаучы, кладовщик, инженер-икътисадчы, тракторчы һәм башкалар.
Әлеге чарага 126 кеше килде, 19 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдергән, 10 кеше психолог-профконсультантта үзләренең һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узган, эшкә урнашуга 4 юнәлеш бирелгән.