28нче октябрь көнне Әгерҗенең "Наз" приютында һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Яр Чаллы янгынга каршы хезмәт отрядының Красный Бор авылының аерым пост начальнигы Алексей Ефремов белән бергә "Барысын да белергә телим" дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе узды.
Приютта тәрбияләнүчеләр янгын куркынычсызлыгы буенча кызыксындырган сорауларын әзерләде. Мәсәлән, кибеттә, кинода, метрода янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга? Кунак бирелгән сорауларга җентекләп җавап бирде, янгын сүндерүчедән ничек файдаланырга кирәклеген аңлатты, үз практикасыннан кызыклы хәлләр турында, янгын сүндерүче һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Иң мөһиме, һәр эшне, һөнәреңне яратырга кирәк,- дип билгеләп үтте А. В. Ефремов.
Балалар кунак белән бик теләп аралашты һәм инде кайберләре киләчәктә МЧС хезмәтендә эшләргә теләк белдерде.