ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган  "Дартс"  турниры

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Җиһангирова, Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хаҗарова, психолог Чулпае Галләмова  ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган "Дартс" турнирын  үткәрде.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, дартс уеннарын популярлаштыру, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру.

Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар катнашучыларны дартс уен кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призерлар билгеләнде, алар грамоталар, медальләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.  Барлык катнашучылар да  призлар алды. Турнирда катнашучылар канәгать калды, чөнки барысы да уеннан канәгатьләнү хисләре алды.

Ярышта 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International