Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ай саен эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл артында мәшгульлек хезмәтенең төрле юнәлешләре буенча очрашу үткәрә.

2018 елның 26 октябрендә чираттагы "түгәрәк" өстәл унөч эш бирүче һәм мәшгульлек хезмәте вәкилләрен җыйды.

Әңгәмә барышында иҗтимагый һәм вакытлы эшләр, кирәкле хезмәткәрләрне сайлау кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек шартлары турында фикер алыштылар. Кайбер эш бирүчеләр һөнәри белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнарын кайтаруны алырга мөмкинлек бирүче чараларга карата кызыксыну белдерде.

Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчеләргә пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерделәр, мәгълүмати буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International