Социаль хезмәт алучылар һөнәргә өйрәнә

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Алмаз чигү - бүген чираттагы популярлык дулкынын кичерә торган борынгы рус традициясе. Бу процесс тынычландыра, үз фикерләреңә бөтен игътибарны юнәлтергә, күтәренке кәефкә омтылырга ярдәм итә.

Шушы көннәрдә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль эш буенча белгече Ә.Киямова  тарафыннан алмазлы картина ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Мастер-классның төп максаты хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызларны дөрес һәм файдалы ял итәргә өйрәтү иде.

Мастер класс ахырында "Сәламәт яшәү рәвешен кертү һәм формалаштыру" дигән темага лекторий үткәрелде. Хатын-кызлар бу чарада бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International