Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре, үзәктәге балалар өчен, Биектау районы Татар Әйшәсе авылыннан 45 чакрым ераклыкта урнашкан , “Иске Казан” дәләт музей-тыюлыгына сәфәр оештырдылар.
Сәяхәт Арча тимер юл вокзалы белән танышудан башланды, балалар үзләре билетлар сатып алды.Кайбер балалар тимер юл сәяхәтенә беренче тапкыр чыкты.
Музейның экспозиция-этнография залында алар XIX гасыр татар крестьяннарының өй эче, киемнәре,бизәнү әйберләре, көнкүреше белән танышты. Шулай ук, балаларга музей-тыюлыкның территориясе зур тэсир ясады. Үз бөеклеге белән сокландыргыч ныклы стеналар, саклагыч манаралар, хәрби кораллар, җил тегермәне, болар барысы да балаларга узган еллар рухын тоярга ярдәм итте.
Бу сәфәрнең максаты халкыбызның тарихи һәм культурасы белән генә таныштыру гына түгел, ә баларны иҗтимагый мохиткә социаль җайлаштыру да иде. Балаларга тимер юл вокзалы эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге туды, үзләре билетлар сатып алдылар һәм электропоезда онытылмаслык сәфәр кылдылар.