2018 елның 30-31 октябрендә Татарстан республикасында инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" милли чемпионатының төбәк этабы узачак.
Чемпионат ярышларында 25 компетенция буенча 200 дән артык конкурсант катнашачак, ә җиңүчеләр Татарстан республикасы данын ноябрьдә Мәскәүдә узачак "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатында яклаячак.
Ярышлар 4 ярыш мәйданчыгында узачак:
- "Казан төзелеш көллияте" ДАҺБУ – РУМЦ (компетенцияләре: "Кирпеч салу", "Ландшафт дизайны", "Маляр эше", "Плитка белән тышлау", "Агач уеп эшләү", "Слесарь эше"),
- "Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте" ДАҺБУ (компетенция: "Кондитер эше", "Пешекче эше", "Икмәк-күмәч эшләнмәләре камыр ризыклары", "Бисероплетение", "Бәйләү", "Ыргак белән бәйләү", "Тегүче", "Мода технологиясе", "Лазоплетение", "Нәфис чигү"),
- "Казан сәүдә – икътисад техникумы" ДАҺБУ-БПО (компетенция: "Икътисад һәм бухгалтер исәбе", "Сәүдә", "Эшмәкәрлек", "Текстны эшкәртү", "Ресторан сервисы", "Веб-дизайн", "Чәчтараш сәнгате, "Фотограф-репортер"),
- Татарстан республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Кванториум" – МУДО (Робототехника компетенциясе).техник иҗат һәм профориентация үзәге.
Шулай ук чемпионат барышында "Солнечный" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында "Бергә булдырабыз" республика проекты һәм "Абилимпикс" чемпионаты кысаларында инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар тудыру темасына түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.
Татарстан республикасында "Абилимпикс" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионат чаралары программасы>>.