Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Аксубай районында эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Восходящая Заря" Агрофирма" ҖЧҖ 221 хезмәткәренә 2400,0 мең сумлык бурычын кайтарды.
Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе республика ведомствоара комиссиясе контролендә кала. Хезмәт хакын түләү буенча бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итә.