Яр Чаллының "Ышаныч"тагылары Экология музее белән танышты

2018 елның 26 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен экология музеена экскурсия оештырды.

Экскурсиядә катнашучылар музей экспонатлары белән таныштылар һәм оештыручыларга эчтәлекле, файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр. Чарада барлыгы 23 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International