"Изгелек" үзәгендә "Наркотикларсыз тормыш" темасына тренинг үткәрелде

2018 елның 26 октябре, җомга

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Наркотикларсыз тормыш" темасына мини - тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: наркомания, тәмәке тартуга каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Тәмәке тартуның зыяны турында бөтен кеше белә: никотин кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы. Тәмәке тарту наркоманиягә беренче адым буларак килеп чыгарга мөмкин. Наркомания – наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үсә торган хроник авыру. Жәмгыятьтә моның сәбәбе: кеше йомшарып, проблемаларын хәл итү ысулын эзли, стресслар, гаиләдәге аңлашылмаучылык булып тора.

Чара сәламләү сүзләре белән башланды – социаль хезмәт алучылар аралашуга, шулай ук төркемдә аралашуга ярдәм итә торган "тылсымлы" сүзләр атадылар, алар "юк" сүзе бармы дигән сорау турында фикер алышты. "Фикереңне әйт" күнегүендә – психолог җөмләнең башын укый (Кешеләр тарта, чөнки..., Наркоман – ул кеше...), ә азагын катнашучылар  үз фикерләре белән тәмамлый. "Гадәтләр һәм тышкы кыяфәт" күнегүендә – психолог төрле кыяфәттә гәүдә торышы сурәтләнгән плакат күрсәтә, катнашучылар тәмәке тартуга  тартылучыларны һәм теләмәүчеләрне аерырга тиеш була. "Слоган" күнегүендә – катнашучылар тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зыяны турында "Әй исәнме, саф һава!" дигән слоганнар эшләде һәм алар товар исемлеген тәкъдим итте.

Тренинг нәтиҗәсендә уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Социаль хезмәт алучылар  тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында тирә-юньдәгеләрнең дә исенә төшерергә кирәк  дигән фикердә калды. Тренингта 14 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International