Кичә Баулының "Шәфкатьлек" социаль хезмәт күрсәтү комлекслы үзәгендә "Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда персоналның гамәлләре турында инструкция" темасына өйрәнү күнегүләре узды. ЧараГражданнар оборонасы айлыгы уңаеннан оештырылды.
Тренировкалар барышында хезмәткәрләрнең гамәлләре үз вакытында, дөрес, куркынычсызлык техникасын үтәү нигезендә башкарылды. Техник чараларның торышы, хәбәр итү системасы өзекләрсез эшләде. Хезмәткәрләр бинаны 2 минут эчендә тикшереп чыкты.