Тәтеш интернат-йорты карамагындагылар Балык тоту тарихы музеенда булды

2018 елның 26 октябре, җомга

Социаль яклаулардан файдаланучы Тәтеш  картлар һәм инвалидлар  йортында яшәүчеләр 24 октябрьдә шәһәрнең балыкчылык музеенда булды. Шунысын да әйтик: бу музей – безнең республикада бердән-бер.

Пенсионерлар экскурсовод Александр Петрунинның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлады. Ул Тәтеш шәһәрендәге балык тоту промышленностеның тарихы хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. Соңыннан балык харчевнясында  Елена ханым бик тәмле ризыклар, чәй белән сыйлады.

Интернат-йортта яшәүчеләр музейның директоры Наталья Понедельникова һәм хезмәткәрләргә  игелекле эшләре өчен олы рәхмәтләрен юллады. Чөнки алар бәйрәм кәефе һәм онытылмас истәлекле мизгелләр бүләк иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International