Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәрнең 26 өлкән сыйныф укучысы өчен Алабугада чираттагы Ford Sollers заводына экскурсия оештырды.
Әлеге чара "Ориентир" һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру уңаеннан узды. Шулай ук, автомобиль төзелеше өчен кирәкле эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Укучылар заманча производствода булдылар, анда Ford Transit, Ford Kuga һәм Ford Explorer тулы цикл булдыру технологиясе үтәлә. Завод цехларында укучыларга сәнәгый югары төгәллекле роботлар белән эретеп ябыштыру, кузовларны буяу һәм автомобиль җыю конвейерын күрү мөмкинлеге булды. Балалар логистиканы оештыру процессын кызыксынып күзәттеләр.
Завод белгечләре белән аралашу барышында экскурсиядә катнашучылар заманча җитештерү хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатларына югары таләпләр куя, югары технологияле эшче һәм инженер һөнәрләренә мохтаҗ барлыгын белделәр.