Яр Чаллы мәшгульлек үзәге "Асылташ" приютында яшүсмерләр белән очрашу уздырды

2018 елның 26 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлеге әйдәп  баручы белгече Светлана Бахмутова  “Асылташ” ятимнәр йортында тәрбияләнүче  балалар һәм яшүсмерләргә һөнәри  ориентация буенча консультация  үткәрде.

Төркемле консультация  барышында Е.Климов методикасы ДДО  буенча тест үткәрелде. Шулай ук  яшүсмерләр һөнәри эшчәнлекне  дөрес сайлауның  мөһимлеге  турында белде.  Аның киләчәктә  уңышлы  кеше булуда һәм үз  потенциалыңны  дөрес куллануда  ярдәм итәчәгенә  ышандылар.

Һөнәри ориентация ярдәме ике яшүсмергә күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International