Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында кайгырталар

2018 елның 26 октябре, җомга

Минзәләнең халыкка социаль ярдәм итү  үзәге педагогы Наталия Кудряшова социаль хезмәтләр алучы балалар белән "Усаллык кит " дигән тренинг уздырды.

Әлеге чара яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Проект "Миндә гармония" программасын тормышка ашыру уңаеннан узды. Әлеге тренингның максаты яшүсмерләрдә тискәре эмоцияләрен куркынычсыз итеп ирештерә белү сәләтен үстерү. 

 Тренинг "усаллык" төшенчәсе турында яшүсмерләре белән фикер алышудан башланды. Ни өчен кешеләр ачулана, явызлыкка каршы ничек көрәшүләре турында сөйләштеләр. Балалар  ачыктан-ачык аралашты, аларның ниндидер яманлык аркасында кайбер кешеләрне рәнҗетүләре өчен борчылулары да сизелде, ди педагог.

   Яшүсмерләр «явызлыкны ясат», «утын кисү»кебек усаллык хисен үстерү буенча мондый күнегүләрдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International