Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 23нче октябрь көнне "Инвалидларны реабилитацияләү ассоциациясе "Росреестр" белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды.
56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып ярышларда катнашты, җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды. Бер бала да бүләксез калмады.