Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә чираттагы  вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкәдә сигез  оешма – “КАМАЗ” Автомобиль заводы АҖ, “МТ-Групп” ҖЧШ, “КАМАЗ” Тимер заводы АҖ, "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧШ, “КАМАЗ” Кою заводы АҖ, “КАМАЗ” Пресс-рам заводы АҖ, “КАМАЗ” Двигательләр заводы АҖ, “КАМАЗ” Логистика үзәге АҖ  вәкилләре катнашты.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 122 вакансиядә 1576 эш урыны тәкъдим ителде. Аларга вахта йөрүе, хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе үтү һәм башка кирәкле  мәгълүмат аңлатылды. Эш эзләүчеләр арасында яшьләр дә, шулай ук пенсия яше алдындагы гражданнар да бар иде. Үзләренә ошаган эш тапмаучы гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән таныштырылды, “Росиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Ярминкәгә барлыгы 36 кеше килде, аларның 17се даими эшкә юллама алды.  Эшкә чакыру дәвам итә, бу турыда тулырак мәгълүматны Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International