Министрлыкта халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. 

Координация советы эшендә Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан республикасы буенча Тикшерү идарәсе, Татарстан  Прокуратурасы, Татарстан транспорт прокуратурасы, Татарстан республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге, Татарстан  буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, Татарстан республикасы министрлыклары вәкилләре катнашты, шулай ук республиканың профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре дә бар.

Координация советы утырышында Казан шәһәре территориясендә урнашкан тугыз бурычлы оешманың хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен, төзелеш һәм транспорт тармакларында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы бурычларын түләү турындагы мәсьәләләр каралды.

Җыелган әҗәтләрне түләү буенча конкрет чаралар күрү өчен, утырышка әлеге предприятиеләр җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International