Лаеш районында ведомствоара учетта торучы гаиләләргә рейд оештырылды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Лаеш районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм 118нче янгын часте бүлеге белән берлектә янгын белдерүчеләрнең  эшкә сәләтлелеген тикшерү буенча ведомствоара учетта торучы күп балалы гаиләләргә  рейд уздырдылар.

Эш барышында 21 гаиләдә янгын белдерүләрендә батарейкалар алыштырылды һәм 6 гаиләгә район бюджеты хисабына яңа сигналлар урнаштырылды.

Шулай ук барлык гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды. Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк, диләр үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International