Кама Тамагында Лев Толстой иҗаты белән таныштылар

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре  24 октябрьдә Сөйки авылында бөек рус язучысы Л.Толстой тормышы турында социаль хезмәт алучылар өчен чара үткәрде.  

Социаль хезмәткәрләр бөек рус язучысы тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырдылар.

Л.Толстой әти-әнисен иртә балачагында югалтуына карамастан, үзенең ятимлеген тоймаган, аның зур гаиләсе-әби, абыйлары һәм сеңелләре булган. Алар бик тату яшәгәннәр. Толстой 22 яшендә  яза башлаган. Ул уникаль язучы булган, хезмәтне яраткан. "Башкалар өчен яшәү бәхет ул, иң мөһиме кешеләр арасында  яшисең икән, аларга  игелек кылу" - дип язган ул.  Мөгаен бу шулай …

Чара барышында  өлкәннәр  ял итте, фикер алышты, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып үз хатирәләрен дә яңарттылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International