Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре балигъ булмаган балалар тәрбияләүче эшсез әти-әниләр өчен “КАМАЗ” мәдәният сараенда үткәрелгән вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.
Чара эшендә шәһәрнең 16 оешмасыннан вәкилләр катнашты, шулардан: “Шәһәр уты” ҖЧҖ МУО, “Биополимерлар заводы “Биполь”ҖЧҖ, “Жилкомсервис”, “Автомобиль юллары оешмасы”, ТР “ДОСААФ оешмасының Яр Чаллы бүлеге”, Яр Чаллы районара почтамты һәм башкалар.
Эш бирүчеләр 126 вакантлы эш урыны тәкъдим итте: юрисконсульт, смена остазы, юл йөрү кагыйдәләрен укытучы, хисапчы, диспетчер, уртак милекне эксплуатацияләүче һәм техник торышын тикшерүче, төяү җайланмасын йөртүче, автомобиль йөртергә өйрәтүче остаз, линия операторы, автомобиль йөртүче, җиһаз ясау остасы, электр җиһазларын ремонтлаучы һәм көйләүче электр монтеры, келәтче, юл эшчесе, слесарь-сантехник, ягу-майлау материалларын өләшүче, төргәкләүче, хат ташучы, кунакханәдә җыештыручы, булышчы-эшче һәм башкалар.
Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда 6200дән артык буш эш урыны теркәлгән.
Эш бирүчеләргә дискриминация характерындагы мәгълүматны таратмау турында тупланма өләшенде, шулай ук Яр Чаллы мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы мәшгульлек программалары турында сөйләнелде.
Ярминкәгә барлыгы 152 кеше килде, шуның 22сенә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларга юллама бирелде.