2018 нче елда Азнакай мәшгульлек үзәге тарафыннан яшьләргә хезмәт базарында иң кирәкле эшче һөнәрләренә һәм инженерлык белгечләренә һөнәри юнәлеш бирү мероприятеләре уңаеннан “Синең киләчәгең” проекты гамәлгә ашырыла.
Шушы көннәрдә “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең кадрлар әзерләү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л.Гафиева гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылар каршында шәһәр һәм районның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында чыгыш ясады.
“Азнакайнефть” нефть-газ чыгару идарәсе вәкилләре укучыларга эшче һөнәрләр турында сөйләде, предприятие турында фильм күрсәттеләр. Кадрлар әзерләү үзәге директоры Ю.Понамарев укучыларны уку сыйныфлары, уку җиһазлары белән таныштырды. Аннан соң укчылар нефть чыграу предприятиесе объектлары буенча экскурсиягә барды.
Атна дәвамында һөнәри юнәлеш бирү проекты чаралары белән Азнакай муниципаль районының барлык өлкән сыйныф укучылары да иңләп алыначак. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге турындагы мәгълүмат район массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла.