Шатлык приютында балалар иҗатка тартыла

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Питрәчнең  "Шатлык"  приютында  тәрбияче Разалинә Апакимова балалар белән табигый материалдан "Оста куллар" - дип исемләнгән түгәрәк  эшен алып баруны дәвам итә.

Бүген алар яфраклардан керпе ясадылар. Балалар көз фасылын сурәтләргә,сорауларга җавап бирергә, төгәл ябыштырырга өйрәнделәр. Балаларга дәрестә бик ошады. Алар актив, игътибарлы булды, үзләрен уңайлы хис иттеләр. Боларның барысы да үз эшләренең нәтиҗәләрен раслый. Мондый түгәрәкләр балаларның  иҗади сәләтен үстерергә, хезмәт сөючәнлек тәрбияләргә, сабырлык, пөхтәлек, коллективта бергәләп эшли белүгә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International