Бүген, 18 октябрь көнне, Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Кама Аланы бүлеге буенча авыл җирлегендә яшәүче гражданнар өчен "Эш бирүче көне" булып узды.
Биредә үз вакансияләрен "Кама Аланы индустриаль паркы "ИК ҖЧҖ предприятиесе тәкъдим итте.
Ярминкәгә килүчеләргә төрле һөнәрләр буенча, җәмгысе 9 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәгә 14 кеше килде. Аларга консультация хезмәтләре дә күрсәтелде.