"Веста" балалары "иҗат дөньясында"

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Өмет тәрәзе" отряды волонтерлары "Иҗат дөньясы" дигән төркемле дәрес уздырды.

Көзге игелек атнасы уңаеннан оештырылган әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә булган 17 бала катнашты.

Балалар белән танышу уен формасында узды. Волонтерлар балаларга "тычкан баласы" эшләнмәләре ясарга, аннары аның турында кызыклы тарих уйлап табарга тәкъдим иттеләр. Кемнеңдер герое сәяхәт итәргә ярата, кемнеңдер дуслары булмаган, ләкин ул аларны тапкан.Ә бер тычканы йокыга яраткан һәм укырга яратмаган...  

Очрашу ахырында волонтерлар балаларга яңадан очрашырга тәкъдим итте һәм аларның һәркайсына бүләк тапшырды. Барлык катнашучылар да иҗади процесстан һәм нәтиҗәдән, шул исәптән позитив аралашудан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International